"Хизб-ут-Тәхрир" оешмасын оештыруда гаепләнгән Альберт Шәфиев төрмәдән колониягә күчерелгәндә Оренбурда юкка чыккан
2020 елда Альберт Шәфиевне ике елга Сарытау өлкәсенең Балашов шәһәре төрмәсенә җибәрделәр. 2022 елның октябре ахырында кабат Оренбурның 1нче тикшерү изоляторына, ә аннан Новотроицки шәһәрендәге 5нче төзәтү колониясенә күчерергә тиешләр иде, ул колониягә барып җитә алмаган диелә.