Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 128 очрагы расланган
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган атнада Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 128 очрагы ачыкланган. 22 пациент хастаханәгә озатылган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 188 135 очрагы теркәлгән, 184 953 кеше (шуларның 173е – узган тәүлектә) терелгән.
Коронавирус корбаннарының гомуми саны үзгәрешсез калган, алар – 2005.