Камилә Вәлиева Казанда Россиянең Гран-при этабында кыска программада җиңде
Казанда Россия Гран-приеның өченче этабы кысаларында фигуралы шуу буенча ярышлар төгәлләнде. Кыска программада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Камилә Вәлиева җиңү яулады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Зөлфәт Шәфигуллин.
Тренер Этери Тутберидзеның укучысы кыска программада бик яхшы чыгыш ясады. Вәлиева чыгышын икеле аксель белән башлады, өчле флип сикерде, өчле лутц һәм өчле тулуп каскадын башкарганда бераз хата җибәрде. Камилә «Интерстеллар» фильмындагы музыкага чыгыш ясады. Судьялар аның чыгышын 83,30 баллга бәяләде. Бу нәтиҗә Вәлиевага беренче урынны яуларга мөмкинлек бирде.
Свердловск өлкәсеннән Вероника Яметова икенче урынны алды. Ул Вәлиева башкарган фигуралы шуу элементларын күрсәтте һәм 75,90 балл җыйды.
Мәскәү вәкиле Ксения Синицына, 70,54 балл җыеп, өченче баскычта урнашты.
Иртәгә - ярышларның икенче көне. Фигуралы шуучылар ирекле программалар белән чыгыш ясаячак һәм Гран-при этабының җиңүчесен билгеләячәк.
Кыска программадан соң фигуралы шуучыларның хәле: