Радий Хәбиров үзенең бал җыйганын күрсәтте
Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге аккаунтында башкорт балына багышланган постлар циклын дәвам итә. Бу юлы ул бал җыярга баруын, башкортларның элек-электән ни өчен хәтта кыш көне дә кыргый умартачылык белән шөгыльләнүен сөйләгән. «Башинформ» шул турыда яза.
Башкортстан башлыгы үз куллары белән кыргый балчылык хуҗалыгында агач куышлыгыннан түмәр ача һәм язылучыларына яңа кәрәзле бал күрсәтә.
«Гомеремдә беренче тапкыр кыргый балчылык хуҗалыгында түмәр ачам. Бу бер серле йола кебек», – дип уртаклашты Радий Хәбиров.
Кыргый балчылык хуҗалыгы – башкортларда киң таралган тарихи умартачылык төре. Ул агач куышларында яшәүче умарталардан бал җыюдан гыйбарәт.