Төрекмәнстанның Анев шәһәре төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителде
ТӨРКСОЙ карары белән Төрекмәнстандагы тарихи Анев шәһәре «2024 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дип игълан ителде. Карар Бурсада узган ТӨРКСОЙ утырышында кабул ителде. Мәдәният министрлары Даими советының әлеге утырышы 39нчы тапкыр узды. Төркиянең «Анадолу» сайты шул турыда хәбәр итә.
Очрашуның йомгаклау декларациясен оешманың генераль секретаре урынбасары Билал Чакыджи Бурсада игълан итте. Бурса – төрки дөньяның 2022 елдагы мәдәни башкаласы.
Декларациядә күрсәтелгәнчә, ТӨРКСОЙ Генераль секретариаты каршындагы Даими совет чаралар планын һәм 39нчы семестр өчен финанс хисабын бертавыштан раслады. Төрекмәнстандагы тарихи Анев шәһәре бертавыштан 2024 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде.
Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мехмет Нури Эрсой Азәрбайҗандагы хезмәттәше Анар Кәримовка символ һәм «Мәдәни башкала» флагын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – Азәрбайҗанның Шуша шәһәре.