Татарстанда төнлә -6 градус суык булачак
Республикада 7 ноябрь, дүшәмбе, термометр баганалары -1..-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +3 градустан да югары булмаячак. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шундый фараз җиткерде.
Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәчәк.
Казанда төнлә -2..-4, көндез 0..+2 градус көтелә.
Татарстанның Транспорт министрлыгы, юлларда бозлавык булу сәбәпле, машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга өндәде.