Актаныш районы башлыгы Казанда мобилизацияләнгән егетләр белән очрашты
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Танк училищесының палаткалы шәһәрчегендә мобилизацияләнгән егетләр белән очрашты.
Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, алар һәрберсенә беренчел кирәк-яраклар тутырылган тактик рюкзаклар тапшырды.