Чистайда Коръәнне яттан уку бәйгесендә 82 бала катнашкан
Чистай мөхтәсибәтенең «Иман» мәчетендә Коръәнне яттан укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 3-15 яшьлек 82 бала катнашты.
Сәламләү һәм нәсыйхәт сүзләре белән бәйгедә катнашучылар алдында имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район Аксакаллары шурасы рәисе Фәрит Галимов һәм «Иман» мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Рәсми чыгышлардан соң катнашучылар 3 яшь төркеменә бүленеп Коръән укый башлады. Үз яшь категориясендәге барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, сертификатлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде.