Казан халкы 1 декабрьгә кадәр 3,6 млрд сум салым түләргә тиеш
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда физик затларга 3,6 млрд сумнан артык милек салымы күчерелгән, дип хәбәр итте шәһәрнең финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. Ул искәрткәнчә, шәһәр халкы 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләргә тиеш.
«2021 елда Казан буенча физик затларның милек салымнарын исәпләү күләме 3 млрд 674 млн сум тәшкил итте. Шул исәптән: транспорт салымы – 1,79 млрд сум, җир салымы – 461 млн сум, физик затлар милкенә салым – 1,41 млрд сум», – дип сөйәде Ирек Мөхәммәтшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.
Физик затларның милек һәм җир салымы шәһәр бюджетына, ә транспорт салымы республика бюджетына китә.
«Шәһәр бюджетына кертелә торган физик затлар салымы суммасы 1,87 млрд сумны тәшкил итә. Бу шәһәр бюджетының салым кеременең гомуми суммасының 12 проценты», – Ирек Мөхәммәтшин.