Депутат кибетләргә бәя тикшерә торган сканерларны мәҗбүри урнаштырырга тәкъдим итте
Сатып алучылар зур кибетләрдә бәяләрне штирхкод буенча тикшерү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Бу инициативаны ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага мөрәҗәгатендә әйтте. Бу хакта «Российская газета» яза.
Парламентарий 100 кв. метрдан да ким булмаган сәүдә нокталарында штрихкод буенча бәяләрне тикшерү җайланмаларын мәҗбүри урнаштыруны тәкъдим итте. Әлегә бу җайланмалар барлык сәүдә нокталарында юк, диелә мөрәҗәгать текстында.
Нәтиҗәдә, гомуми чекта товар бәясе «ценнникта» күрсәтелгәнгә караганда югарырак булырга мөмкин, һәм сатып алучы моны һәрвакытта да сизми, диде депутат. Ә мондый хәл сатып алынганнан соң ук ачыкланса, администратор килеп аны гамәлдән чыгаруны чираттагы бөтен кеше көтеп торырга мәҗбүр була.
Бу инициативаны Кулланучылар хокукларын яклау милли берлеге рәисе Павел Шапкин да хуплады. Ул бәяләрне ачыклау бик авыр дип билгеләп үтте, кайчагында гамәлдә булган чын бәя яки шартларның вак шрифт белән күрсәтелүен билгеләп үтте. Эксперт билгеләп үткәнчә, бәя язылган кәгазьләрдә дөрес булмаган мәгълүмат еш урнаштырыла.