Түбән Камада Мәктәп бульварын төзекләндерү концепциясен тәкъдим итәргә җыеналар
Сишәмбе, 8 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә «Ковер» яшьләр үзәгендә Мәктәп бульварын төзекләндерү концепциясен тәкъдим итү булачак.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, барлык түбәнкамалылар да фикер алышуда катнаша һәм территорияне реконструкцияләү буенча үз теләкләрен җиткерә ала.