Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 105 очрагы ачыкланган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 105 очрагы расланган. 37 пациент хастаханәгә озатылган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 188 591 очрагы ачыкланган, 185 547 кеше (шуларның 193е – узган тәүлектә) терелгән.
Вафат булучылар саны үзгәрешсез калган һәм 2005 кешегә тигез.