Әлмәт театрындагы иң өлкән актер Камил Вәлиевнең бенефисы була
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевкә сентябрьдә 80 яшь тулды. Бенефис спектакле 10 ноябрьдә, 78 нче театр сезонында узачак.
Тамашачылар танылган артистның соңгы хезмәтләренең берсе – Ярослава Пулинович пьесасы буенча куелган «Син кайда идең» («Земля Эльзы») спектаклендә Василий Игнатьевич ролендә күрәчәк. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
«Камил Вәлиевнең репертуары киң һәм төрле планлы. Яшь чагында режиссерлар аңа еш кына гашыйк геройлар рольләрен биргән. Артистның таланты, буй-сыны, килешле тышкы кыяфәте моңа нигез булган. Озакламый аның рольләренең төрләре киңәя. Юбиляр хәзер дә сәхнәдә ихтирам казанган картларны, уңай геройларның антиподларын уйный», диелә хәбәрдә.
Әлмәт театрында Камил Вәлиев үз язмышын – актриса Луиза Солтанова – романтик гериняны очрата. Сәхнәдә ир белән хатын, еш кына бер үк спектакльдә төрле рольләр башкарып, күпкырлы иҗади шәхесләр булуларын исбатлады.
10 ноябрьдә Әлмәт театрында узачак бенефис тамашасы өчен артистның коллегалары юбиляр һәм тамашачы өчен сюрпризлар әзерләде. Аларның берсе – сәхнә остасы Камил Вәлиевкә багышланган кыска фильм.