Альберт Хәбибуллин: Инициативалы проектларны бюджетлау - урыннарда үсешкә яңа мөмкинлек
Халыктан, оешмалардан тәкъдим ителгән инициативалы проектларны бюджетлау территорияләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сүз барды.
Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 2021 елда, федераль закон нигезендә, халыкның җирле әһәмияткә ия сорауларны хәл итүдә катнашу мөмкинлеге барлыкка килгәнен искәртте.
«Республика законына да үзгәрешләр кертелде, шул рәвешле, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр хакимияткә инициативалы проектларын кертә ала. Алар җирле бюджет акчасы хисабына, шулай ук шушы проект гамәлгә ашуын кайгырткан кешеләр катнашында гамәлгә ашырыла», - диде Альберт Хәбибуллин.
Комитет рәисе фикеренчә, бу законның төп максаты шунда: җирле әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүдә халык та катнашып, җирле бюджет акчасын куллануда өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, муниципаль дәрәҗәдә инициативалы проектларны гамәлгә ашыру өчен хокукый нигезләр булдыру. Проект тәкъдим иткән кеше эше белән яки акчалата ярдәм итә ала.