Долларның рәсми курсы 61,06 сумга кадәр күтәрелде
Россия Үзәк банкының пәнҗешәмбе көнгә билгеләгән долларның рәсми курсы, 8,37 тиенгә артып, 61,0611 сумга кадәр күтәрелде. Евро курсы, 42,14 тиенгә үсеп, 61,2445 сумга кадәр җитте. Россия Банкы мәгълүматлары шуны күрсәтә. Моны РИА Новости яза.
Россия Үзәк банкы эш көннәрендә Мәскәү биржасының базар курсларын кулланып доллар һәм евроның рубльгә карата рәсми курсларын билгели.