Кравцов мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек курсы мәҗбүри булачагын әйтте
Яңа уку елында Россия мәктәпләренә кертергә планлаштырылган башлангыч хәрби әзерлек курсы мәҗбүри булачак. Бу турыда Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Ул бу хакта журналистлар биргән сорауга җавап биргәндә сөйләде.
«[Курс] Тормыш иминлеге нигезләре кысаларында булачак, ә ТИН дәресе мәҗбүри», – дип яза ТАСС министр сүзләрен.
Кравцов укытучыларның квалификация күтәрү курсларын узачагын искәртеп узды.