КФУ галиме: Атлантик циклон атна ахырына Казанга аномаль җылылык алып киләчәк
Атлантик циклон йогынтысы аркасында Татарстан башкаласына җылылык килә. Атна ахырында шәһәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт-биш градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.
«Казандагы һава торышына атлантик циклон йогынты ясый. Без аның йогынтысы зонасына, атмосфера фронтлары зонасына эләгәбез. Һава агымнары көньякка күчте, безнең территориягә җылы һава массалары килә, алар җылы температура фонын формалаштыра. Шулай итеп, киләсе берничә көн эчендә уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак», – диде ул.
Ноябрьнең икенче декадасында шәһәрдә һава торышы нормадан ике градуска югарырак булачак. Бу чор өчен уртача тәүлеклек норма – 2,5 градус. КФУ галиме әйтүенчә, ноябрьнең беренче декадасында Казанда уртача температура нормага якын булачак. Гомумән алганда, ноябрь аенда һава температурасы климат нормасына якын булыр дип фаразлана.