Чаллыда яшәүче хатын-кыз хәрби хезмәткәрләргә күчтәнәчкә 56 тартма чәк-чәк пешергән
Чаллыда «39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәнең актив рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова Россия хәрбиләре өчен 56 тартма чәк-чәк пешергән. Бу хакта автокала мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, Мәдинә ханым бик актив, ул илдә барган вакыйгалардан читтә кала алмый. Ул ун елдан артык чәк-чәкне заказга пешергән, хәзер аны хәрбиләр өчен әзерли.
«Хәрбиләребезгә үз кулларым белән пешерелгән күчтәнәч җибәрергә булдым», – дип сөйләгән ул.
Тәм-томны әзерләргә Чаллыда яшәүче тагын ике хатын-кыз – Рәхилә һәм Светлана кушылган. «Ике көн эчендә 56 тартма (10 килограммнан артык) әзерләнде һәм тутырылды, алар «Герат Кыр Почтасы» аша адресатларга җибәреләчәк», – диелә хәбәрдә.