Мәскәүдә Союзлар йортында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тантана була
Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналар залында 9 декабрьдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган зур тантаналы чара узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чарада зур күргәзмә оештырылачак һәм Татарстан сәнгать әһелләре концерты булачак дип планлаштырыла. Биредә дөньяның төрле илләреннән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән кунаклар катнашуы көтелә.
Бүген, Мәскәүгә эшлекле сәфәре барышында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналар залы белән танышты.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган зур тантаналы чара агымдагы елда узган Татар дин әһелләре форумыннан соң Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәләрендә дә урын алды, диелә хәбәрдә.