Чувашиядә рәссам Вәгыйзь Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды
Чувашия Республикасының Халыклар дуслыгы йортында рәссам Вәгыйз Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Вәгыйз Камалетдинов – Чувашиядә туып-үскән һәм ил күләмендә танылган рәссам. Ул Россиянең, Татарстанның һәм Чувашиянең рәссамнар берлеге әгъзасы.
Күргәзмәгә куелган хезмәтләрне беренчеләрдән булып ТНВ хәбәрчесе Рәмис Сафин күреп кайткан.
«Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез үзләренең эшмәкәрлек белән кәсеп итүләре, авыллардагы күмәк хуҗалык эшләрен мәхәллә белән алып барулары белән генә түгел, ә борынгы бәет-мөнәҗәтләрне, иске җырларны заманча итеп башкарулары, гореф-гадәтләрне саклау белән дә дан тота. Бу төбәк татар әдәбиятына һәм сәнгатенә дә байтак шәхесләрне биргән. Мондагы татар авылларыннан Чувашиядә генә түгел, ил күләмендә танылган рәссамнар чыккан», диелә бу хәбәрдә.