Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2022

Мөхәммәт Мирзаның Мохтар Мутинга багышланган трагик әсәре китап буларак тәкъдим ителде

0
Мөхәммәт Мирзаның Мохтар Мутинга багышланган трагик әсәре китап буларак тәкъдим ителде

Шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның (Илфак Ибраһимов) «Яңа татар пьесасы» конкурсында призлы урын алган, әмма әлегә үз театрын тапмаган шигъри драмасы китап итеп басылды. Язучылар «Мохтар» трагедиясен яңа чыккан китапның «умыртка баганасы» дип бәяләде.

Милли китапханәдә шагыйрьнең «Мәңгелек юлында» дип аталган зур күләмле шигъри әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде. Китапка Мөхәммәт Мирзаның трагик артист Мохтар Мутинга багышланган шигъри әсәре һәм поэмалары, «Адәм баласы» шигырьләр циклы кергән.

«Китапка шагыйрьнең Мохтар Мутинга багышланган киң диапазонлы әсәре – трагик поэмасы кергән. Бер яктан аны атаклы актерыбыз Мөхтәр Мутин турында поэма дип тә уйларга була. Гомумиләштереп караганда, Мөхәммәт Мирза поэма аша халкыбызның язмышын, татар тарихындагы аянычлы моментларны сурәтли», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Мохтар Мутин Сталин репрессиясенә эләгеп концлагерьда һәлак булган кеше. Аның «Отелло»ны уйнавы да легенда булып телләрдән телләргә күчеп йөргән. Мөхәммәт Мирзаның бу трагедиясенең әһәмияте бүгенге вазгыятьтә чаң кагу һәм безне уяу булырга өндәү дип уйлыйм. Тарихның кабатлана торган гадәте бар», – дип дәвам итте ул.

«Шундый заманда яшибез – татар телендә чыккан һәр басма кадерле. Кеше туганнан башлап мәңгелек юлында – һәммәбез дә шул юлда. Иң мөһиме – шул юлны ничек узасың – һәркем үзе белә», - дип китапның исеменә ишарәләп сөйләде кереш сүз авторы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех.

«Мөхәммәт Мирзаның шигърияте гаять үзенчәлекле. Аның шигъриятенең төп сыйфаты – асыл кыйммәтләрне тарихтан, милләтебез традицияләреннән эзләведер. Бу сыйфат әсәрләренең эчтәлегендә дә, формасында да аермачык күренә. Чөнки Мөхәммәт Мирза шигъриятенең барлыкка жанрларында иҗат итә. Ул аларны кабат тергезүче», - дип шагыйрь иҗатына бәя бирде әдәбият галиме Дания Заһидуллина.

Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова чыгышын Илфак Ибраһимовка «Казан утлары»ның баш мөхәррире булган вакытта журналның электрон архивын интернетка урнаштыруны оештырган өчен рәхмәт сүзләреннән башлады.

«Рәхмәт сезгә замана җилләрендә рухыгызны сындырмавыгыз өчен. Хәзер әдәбиятны гадиләштерү тенденциясе китте. Зур шәхесләрне алалар да «чишендерәләр», затлылык бетә. Сез затлылыкны саклап калучы әдип», – диде ул шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп.

«Мин бәхетле кеше: укучыларым минем йөземә кызыллык китермәде, мин алар йөзенә кызыллык китермәдем», – дип кыска гына фикер әйтте Мөхәммәт Мирзаның остазы булган халык язучысы Рабит Батулла.

«Син Мохтар турында беренче мәртәбә әсәр яздың – рәхмәттән башка сүз юк. Дүрт ел элек Башкортстан делегациясе килеп Такталачык авылына стела куеп китте. Алар Мутинны башкорт диләр. Илфакның бу әсәрне язуы аларга да җавап», – диде халык язучысы Вахит Имамов Мөхәммәт Мирзага.

Мөхәммәт Мирза залда студентлар булуын да искә алып, Мохтар Мутин шәхесе турында сөйләде. Аңа багышланган әсәрнең язылу тарихы белән таныштырды. Шагыйрь үзе һәм аның укучылары әсәрләрдән өзекләр укыды.

  • Мөхәммәт Мирза – шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты. 2005-2012 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли. Төрле елларда «Мирас», «Казан утлары» журналларының баш мөхәррире була. Тумышы белән Актаныш районының Чалманарат авылыннан. Хәзер Актанышта яши.
  • Мохтар Мутин - татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы. 1937 елда кулга алына, Колымада һәлак була.




Губернаторы России
Москва

Собянин перечислил самые популярные виды туризма в Москве





Москва

Новые горизонты декора: тренды в оформлении мероприятий 2024 года от организатора событий Катерины Кузиной


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин перечислил самые популярные виды туризма в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Linkin Park

Звездные разборки: Филипп Киркоров выпустил новую песню, Linkin Park поедут в тур, а Ольга Бузова показала сына-подростка




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сезон 2024 года открыт!

На площадках «Московских сезонов» работают шесть скейт-парков и роллердром

«Динамо» возглавило турнирную таблицу РПЛ после победы над «Сочи»


WTA

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Московское "Динамо" возглавило турнирную таблицу РПЛ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России