Казанның Бауман урамындагы Чәй йортында шаурма сата торган кафе ябылды
Казанда Бауман урамындагы Чәй йортында ачылган шаурма ясап сата торган кафе эшләүдән туктады. Ябылу турында оешма хуҗалары «ВКонтакте»дагы төркемдә хәбәр итте.
«Казанда кафены ябу турында хәбәр итәбез. Әйе, шулай була. Без бу карарны хаталар өстендә эшләү, безнең рецептларны яхшырту өчен кабул иттек, ә бәлки, кафеда нәрсәне дә булса тамырдан үзгәртергәдер», диелгән хәбәрдә.
Шулай ук хәбәрдә челтәрнең Казанга кабат кайтырга планлаштыруы турында әйтелгән.
- Донер, яки денер-кебаб - Төркия һәм Германиядә шаурманы шулай атыйлар (ачык мәгълүмат чыганаклары)