Татарстан Дәүләт Советы яшьләргә патриотик тәрбия бирү закон проектын эшләргә ниятли
Татарстан Дәүләт Советы 2023 елга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов юлламасының 29 тезисы буенча 60 чара үткәрергә планлаштыра. Аеруча игътибар яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдереләчәк. Шуңа бәйле рәвештә закон проекты эшләү каралган. Бу хакта Президиум утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте.
«Киләсе елга Дәүләт Советының чаралар планы, Татарстан Президентының юлламасында булган тезисларны гамәлгә ашыру нигезендә, барлык комитетларның һәм депутат фракцияләренең тәкъдимнәре нигезендә әзерләнде. Планда Президент тәкъдимнәре максималь дәрәҗәдә колачланган», – диде докладчы.
Камалтынов ачыклап узганча, милли проектларны гамәлгә ашыруга, социаль юнәлешнең актуаль мәсьәләләренә, икътисад, авыл хуҗалыгын үстерүгә, фәнни оешмаларның һәм югары уку йортларының икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлегенә зур игътибар биреләчәк.