Чаллыда баласын багажникта утыртып йөрткән ир-атка автоинспекторлар җәза билгеләгән
ЮХИДИ хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә таралган видеоны игътибарга алган, анда күренгәнчә, Mazda йөртүчесе үзенең баласын автомобиль багажнигына утыртып алып китә.
Тәртип сакчылары машина йөртүченең шәхесен ачыклаган – ул Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аны транспортта кешеләр ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартканнар.
Чаллы кешесе үз гаебен таныган. Ул баласын багажникка утыртып, йорты подъездына кадәр барып җиткәнен сөйләгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.