Казан Кремлендә Татарстанда газлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов һәм идарә әгъзасы, «Газпром» гавәми акционерлык җәмгыятенең Департамент башлыгы Владимир Марков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Төбәктә газлаштыру программасын киләчәктә гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды», – дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Густовка республика дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын, ә Марковка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.