Мәскәүдә Ренат Ибраһимов истәлегенә кичә узачак
19 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе була. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Кичәдә Россиянең халык артисты Эммануил Виторган, РСФСРның халык артисты Сергей Шакуров, Россиянең халык артистлары Сергей һәм Николай Радченко, Россия Федерациясенең атказанган артисты Бари Алибасов катнашыр дип көтелә.
Чарада Ренат Ибраһимов актер һәм продюсер ролендә катнашкан фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк. Фойеда фотокүргәзмә оештырыла.
Искә алу кичәсе Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге, Кече Татар тыкрыгы, 8 йортта үтәчәк. 15.00 сәгатьтә башлана.