Казанда медицина ярдәме машинасы ауган, ике кеше зыян күргән
Бүген көндез Казанның Сул як Болак һәм Галиәскәр Камал урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булды. Җиңел автомобиль һәм авыруларны ташый торган машина бәрелешкән дип фаразлана. Соңгысы ян ягына ауган.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Сул як Болак урамында бөке җыелган. Урында ЮХИДИ һәм махсус хезмәткәрләр эшли.
Казанның Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм машинасы һәм Hyundai автомобиле бәрелешкән. Авариядә медицина ярдәме машинасының йөртүчесе һәм машина эчендә булган авыручы зыян күргән.
Фото: © Дмитрий Шатров