Цифрлы үсеш министрлыгы Россиядән киткән IT-белгечләрне кире кайтару программасын әзерли
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россиядән киткән IT-белгечләрне илгә кайтару өчен программа шартларын эшли. Аларга дәүләт бирә ала торган шартлар һәм гарантияләр өйрәнелә, дип хәбәр итә ведомствоның җитәкчесе Максут Шадаев.
«Без читкә киткәннәрнең куркуын һәм шикләрен бетерү өчен нәрсә өстәмә эшләнергә тиешлеген ачыкларга тырышабыз. Хәзер без китүчеләргә гарантияләрне нәрсә бирергә мөмкин булуын, гарантияләрнең нинди дәрәҗәдә булырга мөмкин икәнлеген күзәтәбез, фикер алышабыз», – дип билгеләп үтте ул ТАСС белән әңгәмәдә.
Министр басым ясап әйтүенчә, белгечләргә Россиядә «куркырлык нәрсә юк» икәнен аңларга кирәк. Шул ук вакытта «икътисади шартлар» мәсьәләсе каралмый.