Чаллыда «КАМАЗ» заводы эшчесен кран кысып үтергән
Бүген иртәнге унынчы яртыда «КАМАЗ» автомобиль заводында фаҗига булган: тешле тәгәрәч (шестерня) цехында бер эшчене кран-балка кысып үтергән.
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең рәсми телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге хәлнең шартлары ачыклана, аннары тиешле хокукый бәяләмә биреләчәк.