Төмән өлкәсенең татар теле укытучысы Россия Президенты премиясенә лаек булган
Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрахимова Россия Президенты премиясенә һәм Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатына лаек булган.
Югары дәрәҗәдәге бүләк аңа «педагогик эшчәнлегендәге казанышлары» өчен бирелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азалия Габдрахимова Төмән өлкәсенең авыл мәктәбендә 12 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.