Бер үк көнне ике татар театрында Аяз Гыйләҗев пьесалары буенча премьера чыга
18 ноябрь көнне Татарстанның ике татар дәүләт театрында Аяз Гыйләҗев пьесалары буенча премьера чыга.
«Бүгенге көндә иң популяр татар драматургы беләсеңме кем? Минем әтием – Аяз Гыйләҗев. Бер үк көнне ике театрда тагын кемнең спектакле чыкканы бар?!» – диде драматург Мансур Гыйләҗев.
Тукай исемендәге Әтнә татар театрында язучының «Кар астында кайнар чишмә» әсәре куела. Режиссёры – Рамил Фазлыев.
Чаллы театры театры язучының «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча «Болан» драмасын чыгара.