Белгеч: Татарстанда урман зоналары 50 проценттан 15 процентка кадәр кимегән
Россия, аерым алганда, урта Идел буе, климат үзгәрешләренә аеруча дучар булырга мөмкин. Татарстанда шулай ук климатның үзгәрүен көтәргә кирәк, өстәвенә, республикада урман зоналары тиз кими. Бу турыда «Идел-Кама экология үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Рөстәм Камалов «Татарстан 24» телеканалына биргән әңгәмәсендә сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда урманлык 16-17% тәшкил итә. Күптән түгел генә ул 50% иде. Елгалар тирәсендәге барлык урманнар, елгаларның кибүен булдырмый торган су саклау зоналары киселгән, чөнки су артерияләре уңайлы транспорт төре булган», - диде ул.
Хәзер су объектлары янына урман утырту тәкъдиме бар - республиканың мондый ресурслары бар, дип өстәде Рөстәм Камалов. Аның сүзләренчә, Саба питомнигының ылыслылар үстерү буенча потенциалы бар.