Кайбычта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды
Кайбычта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды. Гражданнарны вакытлыча саклану пунктларына урнаштыру, ракета-бомба һөҗүмнәреннән саклану, эвакуация кагыйдәләрен кабатлау әлеге чараларның төп максаты итеп куела.
Өйрәнүләр барышында «Челтәрле компания» җәмгыятенең Кайбыч районы электр станциясенә дошман «һава һөҗүме ясаган» дигән хәбәр җиткерелгән. Бомбага тоту нәтиҗәсендә, имеш электр станциясе бинасы җимерелгән, станциягә ут капкан, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр дә бар. Бу турыда «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Әлеге өйрәнүләр барышында районның барлык хезмәтләре вакытында килеп җитеп, һәрберсе үз эшен вакытында башкарып, янгын сүндерелде, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелде.
Өйрәнүләрдән соң, Кайбычныд 115нче янгын сүндерү часте начальнигы, эчке эшләр майоры Дамир Ибраһимов нәтиҗә ясап, барлык хезмәтләргә актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.