Түбән Камада Бакый Урманче бульварында арт-объектлар һәм рәссамга һәйкәл була
Түбән Камада Бакый Урманче бульварында җәяү йөрү зонасы, урам тренажерлары, таган, арт-объектлар һәм рәссамга һәйкәл барлыкка киләчәк. Химиклар шәһәрендә яңа иҗтимагый киңлекне төзекләндерү проектын тәкъдим ителде.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
«Кама аръягы территорияләр үстерү институты» командасы төзекләндерүнең гомуми концепциясен тәкъдим итте. Белгечләр сүзләренчә, Бакый Урманче урамындагы шәһәр бульвары концепциясе тәэсирле, истә калырлык, заманча һәм күп функцияле территория образыннан гыйбарәт.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Әлеге мәйданчыкны булдыруның төп идеясе - аны Татарстанның мәдәни мирасы һәм Бакый Урманче иҗаты белән мәгариф зонасына әверелдерү.
Шәһәр бульвары концепциясе өчен Бакый Урманче картиналары хезмәт иткән. Һәр зона рәссамның эшләре нигез итеп алынган ассоциатив образларны хәтерләтә.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Киң күләмле проект халык фикерен исәпкә алып әзерләнә. Архитекторлар белән очрашуда Түбән Кама кешеләреннән тәкъдимнәр җыелды. Алар алга таба проект турында фикер алышканда исәпкә алыначак.