Питрәч район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Питрәч районы хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы булды. Ул хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә урнашкан.
Ачылу тантанасында хастаханә пациентлары да катнашты. Бу турыда «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.
«10 ел инде мин көнгә биш тапкыр намаз укыйм. Хәзерге вакытта мин хастаханәдә дәваланам. Гадәттә, намазны үз палатамда укыдым. Йөрергә авыр булса да, җомга намазын гыйбадәт бүлмәсендә укырга булдым», - дип уртаклашты 62 яшьлек Фаяз Ибәтуллин.
Намаз бүлмәсе пациентларга гына түгел, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә дә кирәк булган, аларның күпчелеге ислам динен тота.
«Элек намаз уку өчен урын эзләргә туры килде, ә хәзер махсус бүлмә бар – бик уңайлы», - дип сөйләде хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Акмал Зәйнидинов.
Гыйбадәт бүлмәсе ачылышына килгән рәсми затлар беренче азанны әйтте һәм бергә намаз укыдылар.