Татарстанда яңа атна яңгыр, кар һәм көчле җил белән башланачак
Татарстан территориясендә явым-төшемнәр һәм көчле җил иртәгә, 14 ноябрьдә дә сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көн болытлы булачак, урыны белән кыска вакытлы буран чыгуы һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал. Яңгыр, кар һәм җепшек кар явуы фаразлана, һава температурасы төнлә һәм көндез
-2..+3 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буена Баш идарәсе элегрәк җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә һава торышы бозылганда иминлек кагыйдәләре турында искәрткән иде.