Азнакайның «Хәтирә» халык ветераннар ансамбле юбилеен билгеләп узды
Азнакайның Мәдәният йорты каршындагы «Хәтирә» халык ветераннар ансамбле үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп узды.
Коллективны мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева, район-һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта «Маяк» газетасы хәбәр итә.
«Сез халык җырларын яңартып, бәйрәмнәргә ямь өстисез. Үзегезнең тормышны, сәхнәне яратуыгыз, яшәү дәртегез белән безгә үрнәк булып торасыз», – диде Гөлсинә Хафизова.
Юбилей концерты ансамбль, аның солистлары, иҗатташ коллективлар чыгышы белән үрелеп барды.