Норлат районында Татарстанда беренче Тынычлык һәм изгелек һәйкәле ачылды
Бүген Норлат районында Татарстанда беренчеләрдән булып Тынычлык һәм изгелек һәйкәле рәсми рәвештә ачылды. Ул күпсанлы уч эзләреннән торган өч метрлы тузганак формасында ясалган. Тантанага скульптура авторы - Халыкара игелек академиясе президенты Григорий Потоцкий килде. Ул шулай ук Норлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм балалар омбудсмены Ирина Волынец белән очрашты.
Һәйкәл 20 ел дәвамында Халыкара игелек академиясе үткәрә торган «Россиядә игелек белән, Россиядән игелек белән» акциясе кысаларында урнаштырылган. Шул максат белән тынычлык һәм игелек символы - тузганак барлыкка килде. Ул шар формасын барлыкка китерүче ачык учлардан тора.
«Кеше бары тик игелекле булганда гына кеше. Игелек кылу- барлык проблемаларны хәл итү юлы. Игелек булган җирдә чикләр юк. Игелек һәм рәхмәтле булу, кешелекнең төп кануны», - дип язылган тузганак астына.
Хәзерге шартларда игелек һәм тынычлык символын ачу аеруча мөһим, диде Волынец. «Мин хәзер безнең Татарстанда да әһәмиятле халыкара символ - тынычлык һәм игелек һәйкәле барлыкка килүенә бик шат. Барыбызга да яхшылык химаясы астында берләшергә кирәк булганда һәйкәл куелуы бик мөһим», - дип өстәде ул.
Мондый символлар дөньяның АКШ, Италия, Испания, Германия, Мексика, Эквадор, Филиппины, Кытай, Австрия, Венгрия, Болгария һәм башкалар кебек 32 илендә урнаштырылган.