Рамзан Кадыровның хатыны Медни «Герой-ана» исеменә лаек булды
Россия Президенты Владимир Путин Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның тормыш иптәше Медни Кадыровага «Герой-ана» исемен бирде. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Кадыровага бу исем «гаилә һәм балаларны тәрбияләү институтын ныгытудагы зур казанышлары» өчен бирелгән, диелә документта.
Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Медни һәм Рамзан Кадыровлар үзләренең унбер баласын һәм тәрбиягә алган ике баланы үстерә.
Искәртик, 10 бала тапкан һәм тәрбияләгән Россия хатын-кызлары өчен «Герой-ана» исемен Путин агымдагы елның августында раслады. Бу исемгә лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк ала.