Башкортстанның Бакалы районы Камышлытамак авылында «Каз өмәсе» бәйрәме булды
Башкортстанның Бакалы районы Камышлытамак авылы халкы «Каз өмәсе» бәйрәме оештырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итте.
«Камышлытамакта «Каз өмәсе» йоласына туры китереп үткәрелде. Эш милли киемнәр, дәртле җырлар, уен-көлке белән үрелеп барып, авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Камышлытамак авылында традицияләр һәм гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Бу юлы да йолада яшь кызлар катнашты, алар олы яшьтәгеләрне игътибар белән тыңладылар, күзәттеләр һәм казларны чистартырга булыштылар», диелә хәбәрдә.