Латвиядә туган татар җырчысы Лилиана Газизова Казанда беренче концертын тәкъдим итә
Латвиядә туып-үскән татар җырчысы Лилиана Газизованың Казанда беренче сольный концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лилиана дәрәҗәле халыкара вокал конкурсларында һәм фестивальләрдә - «Amber Star» (ГРАН-ПРИ, Швеция), «Hello, Jurmala» (II премия, Латвия), «Новые звёзды Раймонда Паулса» (Латвия), «Yзгәреш җиле» (Татарстан) һ.б. җиңүче һәм лауреат булган. Аның иҗаты «Россия хитлары» (Латвия/«Иң матур тавыш» махсус бүләге) һәм «Болгар радиосы» (Татарстан) радиостанцияләре музыкаль премияләре белән бәяләнгән.
Лилиана төрле телләрдә классик, опера, халык, эстрада әсәрләрен оста башкара. Концертта татар, рус, инглиз, итальян, латыш телләрендә җырлаячак.
Концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Мөнир Рахмаев һәм Рифат Хөснияров кунак булачак.