Түбән Камада көчле җил вакытында җәмәгать транспорты тукталышы павильоны ауган
Түбән Камада көчле җил җәмәгать транспорты тукталышы павильонын аударган. Бу хәл бүген төш вакыты тирәсендә Түбән Камадагы вокзал янында булган.
«Татар-информ»га шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җәмәгать транспорты тукталышы павильоны бер ягына ауган. Тукталыш янында кешеләр булмаган, зыян күрүчеләр юк.
«Ауган тукталыш павильонын «КПБ» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре ярдәмендә 3 сәгать эчендә торгыздылар», - дип ачыклык керттеләр Түбән Кама башкарма комитетының матбугат хезмәтендә.