Алабугада Ленин мәйданында карета түбәсен ватучылар билгеле
Алабугада балалар Ленин мәйданында урнаштырылган каретаның түбәсен сындырып алган. Аларны видеокамералар төшереп алган.
Видеода малайларның каретаның түбәсенә менүе, анда сикееп уйнаулары һәм түбәнең бер өлешен сындырып алулары күренә. Күзәтү камераларыннан алынган материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алабугалылар әлеге каретаны урнаштыруның беренче көненнән үк яратып өлгерде. Карета 2017 елда куелган иде. Соңрак, мәйданны реконструкцияләү сәбәпле, каретаны вакытлыча алып куйдылар. Үз урынына аны 2020 елның декабрендә кайтардылар.