Галәвиев Казан гимназиясендә тугыз кешене үтерүдә гаебен таныган
Бүген судта Казан гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүче Илназ Галәвиев тугыз кешене үтерүдә гаебен тулысынча таныды. Бу хакта суд залыннан «Татар-информ» корреспонденты хәбәр итә.
Элегрәк Галәвиев берьюлы ике адвокаттан баш тартты һәм суд залыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чыгаруны таләп иткән иде.