Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең 25 еллыгына багышланган концерт була
Ульяновск шәһәренең «Губернаторский» мәдәният сараенда «Казан» бию ансамбле «Зәңгәр шәл» дип аталган вокал-хореографик шоу тәкъдим итә. 20 ноябрь көнне үтәчәк тамаша өлкә татар милли мәдәни автономиясенең 25 еллык юбилеена багышлана. Ульяновскиның «Өмет» газетасы шул турыда хәбәр итә.
Тамашада Сәидә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Гафурова, Рөстәм Насыйбуллин, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Марина Карпова, Алсу Сөнгатуллина һәм башка артистлар чыгыш ясый. «Зәңгәр шәл» тамашасының сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.
Чара 12.00 сәгатьтә башлана.