Казанда берничә машина катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән
Бүген Казанның Октябрь урамында өч машина бәрелешкән: Hyundai, Mazda һәм 14нче модельле «Лада». Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авариядә ике кешенең – Mazda йөртүчесе һәм пассажирының сәламәтлегенә зыян килгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.