Путин: Россия милли тәңгәллегенең нигезе - буыннар элемтәсен саклау
Россиядә милли тәңгәллегенең нигезе - буыннар элемтәсен саклау, традицияләргә тугрылык һәм югары рухи-әхлакый кыйбла. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин әйткән. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Безнең милли тәңгәллекнең нигезе буыннар элемтәсен саклау, традицияләргә тугрылык, югары рухи-әхлакый кыйбла булды һәм кала бирә. Алар мәдәнияттә, иҗатта, көндәлек тормышның барлык өлкәләрендә чагыла, хуплана, үсеш кичерә», - диде дәүләт башлыгы Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты утырышында.
Ул шулай ук 9 ноябрьдә традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре раслануын искәртте.