Хөкүмәт киләсе өч елда транспорт тармагына 4 триллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк
Киләсе өч елда хөкүмәт илнең транспорт тармагын финанслауга дүрт триллион сумнан артык акча юнәлтергә ниятли, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Барлык өстен проектлар һәм чаралар моңа кадәр расланган транспорт стратегиясенә кергән. «Российская газета» шул турыда яза.
«Алар билгеләнгән вакытка төгәл туры китерелеп башкарылырга тиеш», – дип белдерде Министрлар кабинеты башлыгы «Россия транспорты» халыкара форумының пленар утырышында.
Транспорт тармагы алдында торган төп бурычлар арасында Мишустин ил территорияләренең бәйләнешен, кешеләрнең мобильлеген, йөк ташуларны арттыруны әйтеп узды.
«Дәүләт җитәкчесе унъеллык чорга билгеләгән илкүләм максатларга ирешү транспорт системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелегеннән тора», – дип өстәде премьер.