Казаннан Ереванга авиарейслар саны декабрьдә артачак
1 декабрьдә Казаннан Ереванга авиарейслар ачылачак. Очышларны Россиянең Red Wings авиакомпаниясе башкара. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан очыш пәнҗешәмбе көнне 20.30 сәгатьтә башкарылачак, самолет Ереванга 00.40 сәгатьтә төшәчәк. Самолет Әрмәнстан башкаласыннан җомга көнне 1.30 сәгатьтә кузгала һәм 3.30 сәгатьтә Татарстанга кайтып җитәчәк.
«Юлга өч сәгать вакыт кирәк була. Әрмәнстан Республикасында вакыт Мәскәүдән бер сәгатькә алдарак бара», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Пассажирлар Sukhoi Superjet лайнерларында очачак, анда йөз кеше сыя.