Илһам Шакиров исемендәге премиягә гариза бирү вакыты 25 ноябрьгә кадәр озайтылды
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар бирү кампаниясе 2022 елның 25 ноябренә кадәр озайтылды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак, диелә хәбәрдә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гариза бирү вакыты 15 ноябрьгә кадәр озайтылган иде.